«Сезне Уку Утравында маҗаралар көтә»: әдәби бәйрәм (6+)

31 октябрь көнне 5 нче санлы китапханәгә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар килде. Алар өчен «Сезне Уку Утравында маҗаралар көтә» дигән әдәби бәйрәм әзерләнгән иде. Китапханәче белән берлектә балалар Уку Утравына мавыктыргыч сәяхәт кылды. 

Вас ңдут приключения на острове Чтения
IMG_2355
IMG_2329
IMG_2352
IMG_2363
IMG_2374
IMG_2378

Әмма утрауга барып җиткәнче, катнашучыларга «Шигырьләр култыгы», «Маҗаралар елгасы», «Әкиятләр тавы», «Хикәяләр кыры» кебек күпләгән сынауларны үтәргә туры килде. Белемнәр һәм тапкырлыклары ярдәмендә балалар барлык биремнәрне, бәйгеләрне, викториналарны җиңел генә үтәп чыга алды һәм гаҗәеп Уку Утравына уңышлы гына барып җитте. Аның төп хәзинәләре китаплар булып чыкты. Китапханәче укучыларны аларның кайберләре белән таныштырды. Китап күргәзмәсе янында китапларга күзәтү үткәрде. Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте.

Бәйрәм азагында яшь китап сөючеләр Николай Носов әсәре мотивлары буенча төшерелгән «Бобик в гостях у Барбоса» мультфильмын карады, һәм татлы бүләкләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: